«Татнефть» табигый битум чыгаруны арттыра

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
2014 елда “Татанефть” ААҖ Татарстанның Нурлат районы Әшәлче нефть ятмаларыннан 237 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылган, бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 60 процентка күбрәк.

Бүгенгә табигый битумны тәүлеклек чыгару 750 тоннадан артык, ә елына 273 мең тонна тәшкил итә. Шул ук вакытта 2015 елда Әшәлче нефть ятмаларында бораулау блоклары 9 дан 23 кә кадәр арттырылачак.Төньяк Әшәлче нефть ятмаларын һәм Көньяк Әшәлче нефть ятмаларын бораулау эшләре башланды.

“Татнефть” тә югары үзлекле нефть чыгару стратегик юнәлешләрнең берсе булып тора, аны финанслау күләмен киметү планлаштырылмый, дип белдерде “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов. Аның сүзләренә караганда, алдагы өч елда бу юнәлешкә 100 млрд сум инвестицияләнәчәк, бу чыгымны аклау өчен компания табышны елына 2 млн тоннага кадәр җиткерәчәк.

«Татнефть» кирәкле технологияләрне һәм җиһазларны үзләштерде. “Әгәр беренче этапта барысын да дөнья буйлап җыйсак, хәзер һәрнәрсә тәртипкә салынган, нефть эзләүдән башлап табигый битумны эшкәртүгә кадәр “Татнефть” идарә итә, - диде Наил Маганов. – Уникаль технологияләрнең бер өлешенә компания патент алды, ә икенче өлешен сер итеп тотабыз, башка компанияләргә хезмәт күрсәтәчәкбез”, - диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International