Традиция буенча ралли җиңүчеләрен туганнары, күп санлы җанатарлар, шәһәр һәм “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеге каршы алды. Җиңүчеләрне “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Сергей Когогин шәхсән үзе һәм завод хезмәткәрләре исеменнән команданы котлады: “Катлаулы узышлар узды, әлбәттә, өйдәге кебек беркайда да җылы каршы алмыйлар. Узышчылар бу минутларны көтте, алар безнең шәһәргә, безнең командага җиңү алып килде һәм Чаллыдагы кебек тугры җанатарлар беркайда да булырга мөмкин түгел. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Сез – илебез, шәһәребез һәм “КАМАЗ” горурлыгы. Рәхмәт сезгә, сез - чын батырлар!” - диде.