“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Мине шундый мәсьәлә кызыксындыра. Әлмәттә Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны торак белән тәэмин итү бармы? Булса, ул ничек эшләнә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Җавап: ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган кешеләр исемлегенә кертелү өчен ул кешенең гаризасы торак комиссиясендә каралырга тиеш. Аның өчен тиешле документларны торак бүлегенә (Ленин урамы, 41а йорт) китерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International