Янгын сүндерүчеләр бәйгесе булды

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Әлмәттәге 2нче отрядына, янгын сүндерүчеләрнең традицион кышкы ярышында команда беренчелегенә ирешеп, рәттән дүртенче тапкыр җиңүче булу өчен бик аз гына баллар җитми калды.

XXVI кышкы чемпионатта барлыгы 9 коллектив катнашты.

Быел 1нче урынны Түбән Кама командасы яулады. Медальләр һәм акчалата призлар белән бергә иң оста спортчылар Татарстанның җыелма командасында чыгыш ясау хокукы алды. Алар февраль башында Казанда Россиянең иң көчле командалары белән ТР премьер-министры кубогы өчен көрәшәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International