Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Ниҗад Шәңгәрәевкә 91 яшь тулды. Ветеранны туган көне белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Ветеранны тәбрикләргә Социаль ярдәм идарәсеннән һәм “Елховнефть” идарәсеннән дә килгәннәр иде.

Ниҗад Шәңгәрәев Башкортстан АСССРның Яңавыл районында туган. Ул 1942 елның августында армиягә алынган, 1948 елда гына демобилизацияләнгән.

Ниҗад Шәңгәрәев Таҗик дәүләт университетын тәмамлаган, Таҗикстанда завод директоры булып эшләгән, шуннан 1984 елдп пенсиягә чыккан. 1999 елга кадәр Таҗикстанда яшәгән, хатыны вафат булганнан соң Әлмәткә күчеп килгән.

Ветеранның Ватан сугышы ордены “Батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International