Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында агрономнар әзерләү башлана

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстанда беренче тапкыр авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында агрономнар әзерли башлыйлар. 4 ел укуның ике елын практика тәшкил итәчәк. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар “агробизнес агрономы” яки “авыл хуҗалыгы бакалавры” белгечлеге алачак. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Казан дәүләт аграр университетының “Игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция” кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР ФА хәбәрчесе Радик Сафин белдерде.

Бюджет нигезендә белем алучы 25 агробизнес агрономнарына теориягә караганда практик дәресләр күп булачак. Алар агрохолдинг җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы компанияләре вәкилләреннән игенчелек нигезләрен, икътисад һәм бизнес нечкәлекләренә өйрәнәчәк. Дөрес, аларга теорея белемен бу хуҗалыкларга КДАУ укытучылары килеп бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International