ӘМР Башлыгы Мәҗит Салихов Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
ӘМР Башлыгы Мәҗит Салихов Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Үзәкләшкән Дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә эшләгән изге эшләрегез өчен олы ихтирам белән рәхмәтемне җиткерәм.

Раббул-Гыйззә үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп әйләсен! Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын”, - дип язылган әлеге Рәхмәт хатында.

ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International