“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Завод урамында юл кайчан төзекләндерелер икән, шуны беләсе килә. Монда транспорт күп, ә җәяүлеләр өчен шартлар юк. Эшләүчеләр үз машиналарын тротуарга куялар. Кыш көне юл чистартканда да карны тротуарга өяләр. Язын-көзен күлләвекләр җыелып тора, җәяүлеләргә су чәчри. Троллейбуска чыгып җиткәнче чиста калу проблема. Завод урамындагы 1-13 йортлар арасындагы юлны да асфальтлау турында уйларга кирәк. Без, шул урамда яшәүчеләр, моң-зарларыбыз Сезгә барып ирешер, проблеманы хәл кылырга ярдәм итәрсез дип өметләнәбез.

Җавап: Завод урамында юл капламын төзекләндерү мәсьәләсе карауга алынды. Бу урамны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге 2015 елда муниципаль берәмлек бюджетында лимитның күләменә бәйле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International