Аклыкка илтсен юллар

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
17нче гыйнвар көнне “Нефтьче” мәдәният йортында Әлмәт районы мөхтәсибәте тарафыннан "Аклыкка илтсен юллар" исемле дини-мәдәни кичә үткәрелде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чараны Коръән аятләре укып һәм вәгазь сөйләп башлап җибәрде.

Әлмәт муниниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салихов чарада катнашучыларны Мәүлид ае белән тәбрик итте һәм Әлмәт шәһәрендә беренче мәртәбә Мәүлид бәйрәмен шулай олылап үткәрүне оештыручыларга, аерым алганда, Әлмәт районы мөхтәсибәтенә, аның җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка һәм чарада катнашучы автор-башкаручы Ильяс Халиковка һәм аның иҗади төркеменә дә рәхмәтләрен җиткерде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт муниниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салиховка Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тәбрикләде.

"Аклыкка илтсен юллар" исемле дини-мәдәни кичә автор-башкаручы Ильяс Халиковның дини җырлары һәм ул җитәкләгән “Минбәр” театр төркеменең артислары чыгышлары белән дәвам итте.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International