Министр хәбәр иткәнчә, быел 331 ятим баланы торак урыны белән тәэмин итү каралган. Бу максатларга федерация һәм республика бюджетларыннан 356 млн. 420 мең сум киләчәк.
Моннан тыш, быел 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә Татарстан бюджетында 128 млн. 101 мең сум каралган. Торак Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша биреләчәк.
«Авыл клублары» программасы кысаларында 2015 елда 42 клуб төзеләчәк һәм бер клубка (Казандагы «Полимер» МЙ) капиталь ремонт ясалачак.
Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында доклад белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.