2015 елның 1 гыйнварыннан сату өчен терлекләрне мөстәкыйль суюны тыя торган закон көченә керде. 2014 елның 1 маенда кабул ителгән Таможня берлеге регламенты шуны таләп итә.
Хәзер, әйтик, фермер дуңгызын яки сыерын үз ихатасында суеп, базарга сатарга алып бара икән, ул закон бозучы була. Яңа таләпләр буенча сату өчен терлекне барлык санитария таләпләренә туры килә торган махсус сую мәйданчыкларына алып барып, шуның өчен хакын түләп кенә суярга рөхсәт ителә.
Экспертлар бу итнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк дип исәплиләр. Әмма күп кенә фермерлар исәпләвенчә, аларга итнең бәясен сизлерлек арттырырга яки терлек үрчетүдән бөтенләй баш тартырга туры киләчәк.