РФ Пенсионерлар берлеге рәисе: "Февральдә пенсияләр 11,4 процентка индексацияләнәчәк"

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
РФ Пенсия фондының ТР буенча үзәк бүлегендә Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, Россия Пенсионерлар берлеге рәисе Валерий Рязанский фондның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре һәм "Россия пенсионерлар берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге активы белән очрашты.

Үзенең чыгышында Рязанский илдәге социаль сәясәтнең төп юнәлешләре хакында бәян итте, бу елның февралендә пенсияләр агымдагы инфляция дәрәҗәсендә, ягъни 11,4 процентка индексацияләнәчәк дип ышандырды. "Дәүләтнең барлык социаль бурычлары да үтәләчәк. Без бернинди кыскартуларга да бармыйбыз", - диде Валерий Рязанский.

Очрашу барышында миграция сәясәте мәсьәләләре, Украина качакларына бәйле вазгыять, ана капиталын индексацияләү, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту һәм башка темалар хакында фикер алышулар булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International