Иртәгә Әлмәттә хоккей йолдызлары очраша

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
17 гыйнварда Әлмәттә бөтенроссия масштабындагы хоккей вакыйгасы – Яшьләр хоккей лигасының (ЯХЛ) “Йолдызлар матчы” була. Буын кубогына “Көнбатыш” һәм “Көнчыгыш” конференцияләренең иң яхшы уенчыларыннан төзелгән җыелма командалары очраша. Бу инде шундый матчларның 4нчесе. Очрашу 17.00 сәгатьтә башлана.

Матчта Россия хоккей федерациясе президенты Владимир Третьяк, легендар тренер һәм уенчы Владимир Юрзинов һәм башка рәсми затлар булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International