“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Мин салымнарны вакытында түләп барам. Мине салым органнарының эше бик борчый. Шәһәрдәге салым органы кемгә буйсына? Ни өче мин үземнең хаклыгымны раслар өчен кат-кат йрергә тиеш? Мин 2009 елдан пенсионер, ел саен милек салымы килә. Быел бөтен салымнарны 12 октябрьдә госуслуги аркылы түләдем. Һаман да бурычлылар исәбендә йөрим. Салым инспекциясенә ике тапкыр бардым, түләгәнлеккә квитанцияләр алып бардым. Мин үземнең хаклы булуымны ничек расларга тиеш, судка барарга каламени?

Җавап: РФ салым хезмәтенең районара инспекциясе җавабында әйтелгәнчә, мәсьәләне ачыклау өчен физик затның идентефикацион характеристикасы (ФИО, туган көне) кирәк. Салым льготасына хокукы булган кеше бу хакта гаризасын һәм салым льготасына хокукы булу турында документларының күчермәләрен салым органына үзе китереп тапшырырга тиеш.
РФ салым хезмәтенең районара инспекциясе турыдын туры РФ федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенә буйсына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International