Россиялеләрнең Яңа ел каникулларын кабат кисәргә телиләр
2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасында РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән: алар нигезендә Яңа ел бәйрәмнәрендә ял көннәрен кыскарту күздә тотыла. Закон чыгаручылар теләге буенча, ял көннәре 31 нче декабрьдән 3 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, һәм 7 нче гыйнвар өстәмә ял көне булачак.
Искәртеп узабыз, Раштуа каникулларын кыскарту һәм калган ял көннәрен май аена күчерү тәкъдиме белән 2012 нче елда РФ Президенты Владимир Путин да чыккан иде.