“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Шәһәр башлыгына! Күп балалы гаиләләргә кәбестә басуыннан бирелгән җирдә юлларны чистартуда ярдәм итүегезне үтенәбез. Мәктәпкә барыр өчен балаларга көрт ярып йөрергә туры килә, чөнки безнең урамнарны чистартучы юк. АГУАДка мөрәҗәгать итеп караган идек, алар башкарма комитеттан язма күрсәтмә көтәләр. Без берничә гаилә, бөтенебезнең бәләкәй балалары бар, кайсына мәктәпкә, кайсына бакчага барырга кирәк. Үзебезнең акчага техника яллап чистарттырырга көчебездән килми.

Җавап: Түбән Мактама бистәсенең Шомыртлык микрорайонында юл капламы шәһәр автомобиль юллары идарәсе көче белән кардан чистартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International