Минераль ашлама җитештерүчеләр ташлама тәкъдим итә

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Минераль ашлама җитештерүчеләр базар бәясенә ташлама ясауны арттырырга тәкъдим итте. Шулай итеп, Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташлама 15-20 процент тәшкил итәчәк, диелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.

Ташлама агымдагы елның язгы кыр эшләре дәвамында гамәлдә булачак.

Икътисади вәзгыятьнең киеренке торуын исәпкә алып, ашлама бәясен арттыру турындагы карар белән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм булачак, шулай ук минераль ашлама куллану күләмен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы культуралары уңышы югары булыр дип күзаллана.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлама җитештерүче заводлар продукциясе бәяләре буенча даими мониторинг үткәрү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International