Ишек алларыннан карны вакытында чыгарырга кирәк

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Район башкарма комитетында ТОСларның баш предприятиеләре, идарәче компанияләр вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде. Аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков үткәрде. Ишек алды территорияләреннән карны һәм чыршыларны төяп озату анда төп мәсьәлә булды. Николай Богданчиков баш предприятиеләрнең вәкилләренә ишек алларын кардан арындыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин шәһәрне төзек тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Идарәче компанияләр түбәләрнең торышын да даими игътибарда тотарга, бозлар асылынуына юл куймаска тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International