Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн. Әйтегез әле, хакимияттән өй салырга җир алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Җавап: 2014 елның 1 гыйнварыннан ӘМР советының җир участоклары бирү турында карары көченә керде. Шуның нигезендә индивидуаль йорт төзү өчен җир участогы сатып (торги аша) бирелә. Сезгә район башлыгы адресына паспортыгызның күчермәсе, алырга теләгән җирегезнең ситуацион планы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә: Әлмәт, Тукай проспекты, 9 А йорт, кәнсәләрия, 4, 5нче тәрәзәләр. Кабул итү сәгатьләре дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00дән 17.15 сәгатькәчә, җомга көнне 8.00дән 12.00гә кадәр. Төшке ял 12.00дән 13.15 сәгатькә кадәр, тел. 43-86-91.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International