Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары вузара ярышта сынатмады

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Уфа нефть университетында җитештерү менеджменты буенча вузара кейс-турнир булды. Әлмәт нефть институтыннан вәкилләр булып анда экономика һәм идарә факультетының 5нче курс студентлары Рәхимов Рузил, Макарова Марина, Галимова Ләйсән, Гыймадиева Гөлнара катнашты.

Кейс-турнирның биремнәре җиңел түгел иде, аларның асылы экономик параметрларны, геологик шартларны һәм финанс хәвефләрен исәпкә алып оптималь инвестицион проект сайлаудан гыйбарәт булды.

Әлмәтлеләр командасы лаеклы чыгыш ясады, “Иң яхшы экономик нигезләнеш” номинациясендә җиңүче булды. Бу шунысы белән биррәк тә куанычлы, чөнки безнең команда, башкалардан аермалы буларак, студентлардан гына тора иде.

Студент-экономистлар һәм команданың җитәкчесе өлкән укытучы Т.А.Баһавиев кейс-турнирга баруны оештырган һәм студентларны вузара кейс-турнирга әзерләгән өчен «Татнефть-РемСервис» ҖЧҖ җитәкчеләренә, вуз ректоратына, экономика һәм идарә факультеты укытучыларына бик зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International