Татарстан мәдрәсәләрендә бердәм уку системасы гамәлгә керәчәк

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Быел сентябрь аеннан Татарстанның барлык мәдрәсәләрендә дә бердәм стандарт буенча укыту системасы кертеләчәк. Бу хакта бүген, ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бу стандартларны булдыру өстендә бик зур эш башкарылганын искәртте. “Сентябрь аена әлеге система буенча укыту өчен барлык дәреслекләр дә әзер булачак”, - диде ул журналистларга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International