Бәйрәм көннәрендә 170 тән артык татарстанлы кан тапшырган

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстанда бәйрәм көннәрендә (4, 5 һәм 10 гыйнварда) 175 кеше кан тапшырган. Донорлар ярдәме белән 74 литр кан әзерләнде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Канның саклану вакыты аз, шуңа күрә кан һәрвакыт кирәк, дип искәртә министрлык. Моның белән бәйле рәвештә, Республика кан үзәге татарстанлыларны кан тапшырырга чакыра. Кан тапшырырга ничек әзерләнергә икәнлеген http://rspkrt.ru/procedure.html сылтамасы буенча белергә мөмкин. Шулай ук http://rspkrt.ru/antidonor.html сылтамасы буенча кайбер сорауларга җавап таба аласыз.

Республика кан үзәге 8.00-14.00 сәгатьләрдә донорларны Казан, Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча кабул итә.
Кан тапшыручының паспорты, ә анда Татарстанда 6 айдан артык яшәве турында мөһер булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International