«Татнефть» ААҖ нефть чыгаруны 0,4 процентка арттырган

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
2014 елда «Татнефть» ААҖ 26,22 млн тонна нефть чыгарган, бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 0,4 процентка күбрәк. Шул хакта «Татнефть» җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2014 елның декабрендә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы 735,2 мең тонна нефть чималы эшкәрткән, 727,7 мең тонна нефть продукты җитештерелгән.

Узган ел 498,2 мең метр борауланган. «Татнефть-Самара» ҖЧҖ өчен 24 мең метр борауланган. Бер елда 338 скважина төзелгән, «Татнефть-Самара» ҖЧҖ өчен – 12.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International