Укытучы гаиләсенә ашыгыч ярдәм кирәк

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
10 гыйнварда 2нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Елена Николаевна Рыжикова гаиләсе автомобиль авариясендә зыян күрде – бу хакта ӘМР мәгариф идарәсе сайты хәбәр итә.

Хәзерге вакытта бөтен гаилә Самара шәһәрендәге клиник хастаханәдә. Авариядә 2нче лицейда 4нче сыйныфта укучы уллары һәм 1нче сыйныфта укучы кызлары да зыян күргән.

Иң нык җәрәхәтләнүче Елена Николаевна үзе, аның умырткалыгына операция ясау өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк. Битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итүен үтенәбез.

Акча күчерү өчен карта 5469620018780278 – Сбербанк мастеркард 04/16 (Рыжикова Елена Николаевна).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International