Тележурналист Андрей Максимов вафат булды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
35нче яшендә “Луч” телекомпаниясенең баш редакторы Андрей Максимов, ТР Журналистлар союзы әгъзасы, журналистикага тирәнтен бирелгән кеше кинәт вафат булды.

Ул телекомпаниягә 90нчы еллар ахырында килде һәм шәһәрдә, районда һәр гаиләнең үз кешесе кебек булып әверелде. Күп еллар буена телевизор экраннарыннан яңалыклар турында ул хәбәр итеп торды, аны яраталар, аңа ышаналар, сокланып карыйлар иде. аның активында йөзләрчә сюжетлар, фильмнар бар. Ул телевизион программалар, хәйрия телемарафоннары, төрле чараларны алып баручы булды, таланты күпкырлы иде. Дуслары һәм хезмәттәшләре хәтерендә ул шат күңелле, игътибарлы, иҗтиһатлы, ярдәмгә һәрвакыт әзер торган игелекле шәхес булып сакланыр.

Андрей Максимов белән хушлашу 15 гыйнварда 10.30 сәгатьтә Гафиятуллин урамындагы 33нче йортта була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International