“Алнас” заводы җитештерү куәтләрен үстерә

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы җитештерү куәтләрен яңарту программасы кысаларында 16 миллион сумга ике фрезерлау үзәге кайтартты. Бу көндә аларны монтажлау бара.

Бу – заводның механика цехына билгеләнгән җиһазларның икенче партиясе. 2014 елның сентябрендә 14 миллион сумга ике кыру комплексы кайтарылган иде. Алары инде нормаль режимда эшли башлады.

Фрезерлау җиһазлары заманча санлы идарә программалары белән җиһазланган, бу детальләрне югары төгәллек белән эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа станоклар универсаль: алар тишү операцияләренең бөтен комплексын башкарырга, шулай ук геометриясе катлаулы булган детальләр ясарга мөмкинлек бирәчәк.

“Алнас”ның җитештерү куәтләрен яңартуга юнәлдерелгән барлык инвестицияләрнең гомуми суммасы 2.5 млрд сум тәшкил итәчәк, программаны 2016 елда төгәлләү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International