Россиядә инфляциянең иң югары дәрәҗәсе 2015 елның март-апрель айларына туры киләчәк

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Россиядә инфляциянең иң югары дәрәҗәсен 2015 елның март-апрель айларында көтәргә кирәк: ул 15-17 процентка җитәргә мөмкин. Бу хакта РФ икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Ведев хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

Шул ук вакытта, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, инфляция ике урынлы яки "чиктә" булырга мөмкин, дип фаразлый ул. Ведев сүзләренчә, инфляциягә импорт динамикасы һәм рубль курсы үзгәреп тору йогынты ясаячак.

РФ Икътисади үсеш министрлыгының башлангыч бәяләренә караганда, 2014 елда Россиядә тулаем эчке продукт 0,5-0,6 процент тәшкил иткән, диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International