Шәһәр суды иҗади конкурс үткәрә

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Әлмәт шәһәр суды мәктәпләрнең 10-11нче сыйныфлары арасында “Хокук яшьләр күзеннән караганда” дигән темага иҗади эшләр конкурсы үткәрә. “Суд ишеге ачык” (гадел хөкемнең системасының ачыклыгы, һәркем өчен үтемле булу проблемасы), “Хокукым бар, бурычларымны онытмыйм” (балигъ булмаган яшьтәгеләрнең хокуклары һәм бурычлары проблемасы), “Мин судка эшкә керәм, өйрәтсеннәр генә” (судья, судья ярдәмчесе, суд утырышы секретаре профессияләрен яклау) – укучы шул темалар арасыннан теләгәнен сайлап алырга мөмкин.

Конкурс эшләре 2015 елның 27 февраленә кадәр Әлмәт шәһәр судының 201нче кабинетында кабул ителә.

Телефон : 8 (8553) 33-16-50
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International