Татарстанда 80нче еллардан соң беренче тапкыр елга 170 мең тонна кош ите җитештерелгән
2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстанда 80нче еллардан беренче тапкыр елга 170 мең тонна кош ите җитештерелгән. Бу 2013 ел белән чагыштырган вакытта 104 процент тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Татптицепром" ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
Декабрь аенда сатып алучыларга 16,5 мең тонна кош ите җибәрелгән (119 процент), бу да рекорд санала. 2014 елда Татарстан сәүдә челтәрләренә 802 миллион данә йомырка чыгарылган яки 104 процент. Декабрь аенда 72 миллион данә йомырка алынган, бу 2013 елның декабренә карата 111 процент тәшкил итә.
ТРда кош-кортның баш саны 13,3 миллионга җиткән, бу узган елгы дәрәҗәгә тәңгәл килә. Моңа кадәр әлеге күрсәткечтән калышулар булган.