Египетка бару арзаная

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Мисыр хөкүмәтенә РФ туризм министры виза җыемнарын бетерүне сорап мөрәҗәгать итте. Сүз ял итүчеләр бу илгә кергәндә түли торган 25 доллар турында бара.

Хикмәт шунда, Россиядә экономик хәлнең тотрыксызлануы Мисырга баручы туристларның саны кимүгә китерде. Виза җыемыннан азат итү кимендә дүрт ай дәвам итәчәк, ул арада ике илнең хөкүмәте Мәскәү белән Каһирә арасында үзара исәп-хисапларны милли валюталарга күчерү пробемасын хәл кылырга тырышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International