Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм буран булуы көтелә

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә көньяк-көнбатыштан 16 м/с тизлектә җил һәм буран көтелә. Алмашынучан болытлы һава, вакыты белән кар яварга мөмкин. Моннан тыш, юлларда – бозлавык.
Бу төндә температура 3-8 градус салкын тәшкил итә. Көндез - 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
15 гыйнвар төнендә республиканың күпчелек районнарында юеш кар явачак, аерым районнарда – буран һәм бозлавык. Температура 6 градус салкын тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International