Әлмәт полицейскийлары урланган машинаны тапканнар

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2014 елның 19 декабрендә Әлмәттә 25 яшьлек егет «Кия Спортейдж» автомобилен урлап алып китүләре турында хәбәр итә. Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче – Ишимбай шәһәрендә (Башкортстан) яшәүче 20 яшьлек беркайда да эшләмәүче егет тоткарланды.

Урланган автомобиль Самара шәһәрендә төзек хәлдә табылды. Бу факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 188нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International