Рөстәм Миңнеханов: "Иң мөһиме - республика сәнәгатенең нәтиҗәле эшләвен дәвам итү"

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2015 елга иң төп бурычларның берсе - сәнәгатьнең җитештерү күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үз сату базарларын югалтмасын өчен кулдан килгәннең барын да эшләү. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы барышында белдерде. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторын үстерү мәсьәләсенә багышланган иде.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство, Татарстан сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Икътисади советның утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елда Татарстанда барлык төп социаль-икътисади күрсәткечләр дә үтәлгән. Тулаем алганда, ел нәтиҗәләре начар түгел һәм быелга төп бурычларның берсе - икътисадның реаль секторын саклап калу, диде ул. Вәзгыять валюталар курсы үсү, кредитлар буенча ставкалар кыйммәтләнү, шулай ук тышкы финанслаудан файдалану, заманча технологияләр алу мөмкинлеге ябылу сәбәпле катлауланган. Әлеге факторларны истә тотмыйча ярамый, дип саный Татарстан Президенты. Ул билгеләп узганча, соңгы еллар дәвамында республикада эшсезлекнең минималь дәрәҗәсе сакланса да, 2014 ел ахырында күрсәткеч үсә башлаган.

"Иң мөһиме - республика сәнәгатенең нәтиҗәле эшләвен дәвам итү", - диде Рөстәм Миңнеханов. Республиканың иминлеге икътисадның реаль секторы эшенә бәйле, дип белдерде ул утырыш барышында. Нәкъ менә шуңа да барлык сәнәгать предприятиеләренең дә нәтиҗәле эшләве мөһим. "2015 елда без барлык социаль программаларны да үтәргә тиеш, - диде Татарстан Президенты. - Моның өчен булган проблемаларны хәл итү буенча эшләргә кирәк".

2015 елда сәнәгать секторы үсеше турындагы доклад белән ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ул машина төзелеше комплексы предприятиеләренә, җиһазлар җитештерүчеләргә аерым игътибар бирде.

Бүген машина төзелешенә заказлар, продукцияне сату базарлары белән тәэмин итү мөһим, гарантияләр һәм ярдәм чаралары кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, икътисади кризис шартларында вазгыятьне үзгәртми саклап калып булган 2008 елгы тәҗрибәне кулланырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International