“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Үзем белән бергә эшли торган кешеләрнең уртак фикерен җиткерәсем килә. 24 декабрь көнне шәһәрдә үзәк чыршыны ачу булды. Ул эш көне үзәгендә ачылды, ата-аналар эштә, балалар мәктәпләрдә, бакчаларда калды. Минем кечкенә балам бәйрәмгә барабыз, фейерверк карыйбыз дип күпме көткән иде. Эше туры килмәгән гражданнар чыршы ачылуда булгандыр да, тик бәйрәм бит алар өчен генә түгел. Алар бәйрәм күрергә теләгән халыкның 15%ы гына. Моны бюджет акчасын максатсыз тоту дип кенә бәяләргә була.

Җавап: Яңа ел чаралары барысы да план нигезендә үткәрелде. Чыршы бәйрәмен ачуның эш сәгатенә туры килүе турында мөрәҗәгать исәпкә алынды. Икенче елга Сезнең теләгегез игътибарга алыныр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International