Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Трофимовны үткән туган көне белән котлады. Ветеранга шушы көннәрдә 89 яшь тулды.

Григорий Романович 1926 елның 4 гыйнварында Акташ районында Яңа Илтән авылында туган. Хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә.

Ул армиягә 1943 елда алына. Ерак Көнчыгышта сержант званиесендә хезмәт итә, пулеметчы була. Япониягә каршы сугышта катнаша. 1950 елда гына демобилизацияләнә.

Кайткач колхозда тракторчы, бригадир булып пенсиягә чыкканчыга кадәр эшли.

Район башлыгы ветеранга Ватан каршындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, гаиләсе белән бәхетле гомер кичерүен теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International