Татарстанда бер атна эчендә кискен эчәк инфекцияләре белән авыру күрсәткечләре арткан

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
5 нче гыйнвардан 11 нче гыйнварга кадәр Татарстанда кискен эчәк инфекцияләре белән авыруның 343 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эчәк инфекцияләре белән авыру дәрәҗәсе республикада 100 мең кешегә 13,2 нисбәтендә. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыру күрсәткече 3,6 процентка арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International