Психологлар бәйрәм арты депрессиясеннән котылу өчен киңәшләр бирә

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Озак дәвам иткән бәйрәм көннәреннән соң беренче эш көне бик озын тоела, ә эшләү теләге бөтенләй юк диярлек. Бәйрәм арты депрессиясенә бирешмәү һәм тиз арада эшкә керешеп китү өчен, психология фәннәре докторы Сергей Петрушин бөтен кешегә кайбер гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә.

"Беренчедән, теземлелек кагыйдәсен үтәү зарур. Нәрсәнәдер тиз-тиз эшләп ташларга ашыкмагыз. Теге яки бу бурычны хәл итү өчен күбрәк вакыт сарыф итәргә, әмма аны барыбер үтәргә кирәк. Биредә спорт белән чагыштырырга мөмкин: озын тәнәфестән соң, имгәнмәс өчен күнекмәләр вакытында йөкләмәне акрынлап арттыру мөһим.

Икенче киңәш - эш өстәлендә, компьютерда һәм башта тәртип урнаштыру кирәк. Ягъни, җыештыру белән шөгыльләнергә, барысын да үз урынына куярга", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Сергей Петрушин.

Өченче киңәш итеп, психолог физик күнегүләр белән шөгыльләнүне атады. Ул аңлатып узганча, баш мие һәм тән бер-берсе белән бәйле, ягъни нормаль эмоциональ халәт өчен салмак физик күнегүләр үтәргә кирәк.

Озак дәвам иткән яллардан соң кеше организмы эш халәтенә кире кайтыр өчен ике атнага якын вакыт таләп ителергә мөмкин. Җитәкчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә моңа тыныч карау зарур. Бу көннәрдә зур физик һәм акыл тырышлыгын таләп итүче катлаулы эшләр үтәргә тырышмаска кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International