Мәҗит Салихов сугыш ветераннарын котлады

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Бу көннәрдә өч Бөек Ватан сугышы ветераны туган көннәрен билгеләп үтте. Район башлыгы Мәҗит Салихов аларның һәммәсен үзе барып тәбрикләде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

8 гыйнварда Владимир Иларионович Комаров туган. 1944 елда аны армиягә алалар һәм сугышка озаталар. Ул Европаны фашистлардан азат итүдә катнаша, Тянь-Шань тауларында бандит төркемнәренә каршы сугышларда да була. Оператив гаскәрләрдә капитан званиесендә 1952 елга кадәр хезмәт итә. 1957 елда Владимир Комаров Әлмәткә күчеп килә, 30 еллап 9нчы урта мәктәпкә җитәкчелек итә. 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән ветеран әле хәзер дә җәмәгать эшләрендә катнаша.

Тагын бер 90 яшьлек ветеран Гайниев Хәйдәрҗан Гали улы 1925 елның 9 гыйнварында Чирмешән районында туган. Ул Япония чигендә 1036нчы укчы полкта элемтә һәм разведка взводы командиры булып хезмәт итә. Ветеран Әлмәткә “Татспецстрой” тресты белән килеп эләгүен, анда “Строймеханизация” трестында баш бухгалтер булып эшләвен искә алды. Шуннан бирле аның тормышы Әлмәт белән аерылгысыз бәйләнгән.

10 гыйнварда Вәлиев Ышаныч Шәяхмәт улына 91 яшь тулды. Ул 1942 елның сентябрендә армиягә алына. Хәрби өйрәнү үткәннән соң Украина фронтына сугышка озатыла.

1943 елның июлендә бер сугышта ул каты контузия алып пленга эләгә. Германиядә 1945 елның апреленә кадәр әсирлектә була, аннары кача. Тикшерүләр үткәннән соң аны 47нче аерым төзү батальоны составында Днепропетровск өлкәсенә рудникта эшләргә җибәрәләр.

1950 елда ветеран Әлмәткә килеп нефть чыгару операторы булып эшли башлый. 2 елдан “Татнефтепромстрой” трестының 4нче төзү-монтаж идарәсенә күчә. “Татспецстрой” трестының 52нче идарәсе итеп үзгәртелгән шул төзү оешмасында 30 елдан артык, пенсиягә чыкканчы эшли.

Район башлыгы ветераннарга ватан каршындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, хәерле озын гомер теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International