10 гыйнварда Яшь техниклар станциясе 4нче урта мәктәп базасында ТР укучылары арасында иң гади авиамодельләр буенча ачык шәхси-команда ярышы үткәрде

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
10 гыйнварда Яшь техниклар станциясе 4нче урта мәктәп базасында ТР укучылары арасында иң гади авиамодельләр буенча ачык шәхси-команда ярышы үткәрде.

Ярышта Татарстанның 11 районыннан 17 команда - 7 яшьтән 17 яшькә кадәрле 60 авиамодельче катнашты. Кечерәк яшьтәге спортчылар модельләрен ераграк очыру (1 метрга 10 очко), өлкәнрәкләр төгәл төшерү (үзәккә төшкәндә 100 очко) өчен ярыштылар.

1-3нче урыннарны Яшь техниклар станциясенең өч командасы (педагоглары Л.П.Галиева, Г.А.Китаев, Т.З.Галиев) алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International