Шәһәрнең барлык хезмәтләре “Буран” планы режимында эшли

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Әлмәт районы юлларында хәлләр киеренке кала, Әмма ишеп кар яву аркасында хәрәкәт тукталмады. Аварияләр саны да ишәймәде. Бу хакта ӘМР гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында ЮХИДИ бүлеге башлыгының урынбасары Айрат Шәрәфетдинов хәбәр итте.

Көчле кар яву аркасында Татарстан территориясендә “Буран” оператив планы кертелгән иде.

“Буран” планында каралганча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе гадәттән тыш хәл килеп чыккан районнарга оператив төркем җибәрергә, гадәттән тыш хәлне бетерү өчен җәлеп ителгән көчләрнең хезмәттәшлеген оештырырга әзер тора. Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда зшли, барлык техника да хәрәкәттә. Узган тәүлектә шәһәр автомобиль юллары идарәсе автомашиналары кар төяп 42 рейс ясады. Шулай ук бу эшкә “Татнефть” ААҖнең өстәмә техникасы да тартылды.

Бүген юлчылар гына түгел, шәһәрнең барлык хезмәтләре дә тулы әзерлек хәлендә. Кар басу аркасында Түбән Мактама бистәсендә электр уты өзелгән иде, электриклар аны тиз арада ялгадылар.

Кайнар линия телефоннары 45-50-66, 45-50-09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International