Яңа елда беренче планерка булды

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәт шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре – РФ прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады.

Планерка барышында Социаль яклау идарәсе башлыгы хезмәтләрен башкаручы һәм Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы үткән елга йомгак ясадылар һәм гыйнвар аена планнар билгеләделәр.

Яңа елның беренче эш көнендә беренче билгеләү дә булды. Әлфия Ротанова район башкарма комитетының Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнде.

Бүген юлларда хәл бик катлаулы тора. Көчле кар яву аркасында Татарстан территориясендә “Буран” планы кертелә. Әлмәт районында юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли. Әлегә район территориясендә җитди тайпылышлар юк. Метеорология хезмәте фаразларына караганда, шундый һава атна ахырына кадәр сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International