2015 елда югары уку йортларын мониторинглау яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
Агымдагы елда югары уку йортларын мониторинглау яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә башлаячак.

Алар өчен иң төп күрсәткеч - әлеге уку йортыннан белгечлек алып чыккан студентларның эшкә урнашуы. Хәзер исә статистика мәгълүматлары Пенсия фондыннан алыначак. Әгәр дә яшь кеше взносларын түли икән, димәк ул эш тапкан һәм хезмәт юлын башлаган дигән сүз.

 РФ Министрлар Кабинетында Мәгариф министрлыгы һәм Пенсия фонды арасында мәгълүматлар алмашу механизмы, реестр документларына эшкә урнашучының кайчан, нинди уку йортын тәмамлавы, үз белгечлеге буенча эшлиме – юкмы икәнлеге турында өстәмә мәгълүматлар кертү турындагы законга инде кул куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International