8-9 гыйнварда Балалар-яшьләр иҗаты үзәгендә ятим балалар, ата-аналары каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук сәләтле балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәмнәре оештырылды. Традициягә кергән бу бәйрәм инде унбишенче тапкыр үткәрелә.
Бәйрәм чарасын Балалар-яшьләр иҗаты үзәгенең җитәкчелеге оештырды. Анда ике көн дәвмында 450дән артык бала катнашты. Иҗат коллективлары балалар өчен күңелле тамаша оештырдылар, аннары дискотека булды. Балалар шулай ук Кыш Бабайдан бүләкләр дә алды.