Табиблар яңа төр антибиотик уйлап тапкан

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
АКШ галимнәре яңа төр антибиотик булдыру ысулын уйлап табулары хакында хәбәр бирде. Бу препарат инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.

АКШның Бостондагы Төньяк-Көнчыгыш университеты галимнәре лаборатория шартларында туфракта бактерияләр үстерү ысулын уйлап тапкан.

Әлеге тикшеренүләр хакында “Nature” басмасында языла. Эзләнүләр нәтиҗәсендә 25 яңа антибиотик эшләнгән. Шуларның берсе теиксобактинны тычканнарда сынап караганнар инде һәм уңай нәтиҗәләр алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International