ТР министрына яңа поликлиниканы күрсәттеләр

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
2010 елның 1 октябреннән Әлмәттә районара онкологик поликлиника – Республика клиник онкология диспансерының структур бүлекчәсе эшли башлаган иде. Ул республиканың көньяк-көнчыгышындагы 10 районга хезмәт күрсәтә.

Поликлиникада ТР клиник онкология диспансерының Көньяк-көнчыгыш бүлекчәсен булдыру социаль проектын гамәлгә ашыру җәһәтеннән “Татнефть” ААҖнең финанс ярдәме белән капиталь ремонт ясалды һәм заманча медицина җиһазлары кайтарылды. 2012 елның апреленнән 2013 елның декабренә кадәр “Татнефть” ААҖ капиталь ремонтка 78 миллион сумлап акча бүлде, нәтиҗәдә үзәк хастаханәнең инфекцион корпусларында яңа структур бүлекчә урнаштыру максатында капиталь ремонт ясалды.

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм АМР башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин поликлиниканың яңартылган корпусын карап югары бәя бирделәр.

Министр проектның бик уңышлы булуын, иң мөһиме, республика өчен, кешеләр өчен бик файдалы булуын әйтте.

Ул шулай ук проектны гамәлгә ашыруда район һәм нефть компаниясе җитәкчелегенең хезмәтен югары бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International