“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович, мин, Гыйззәтуллина Ләйлә Хәбибулловна, миңа бала тапканнан соң бирелә торган пособиене түләмиләр. балама ярты яшь, һаман төрле-төрле белешмәләр сорыйлар. бер тапкырында мине хәтта кабул да итмәделәр, кулымдагы талон белән бер сәгать басып тордым, барыгызны да кабул итә алмыйбыз, иртәгә килерсез диделәр. бу нинди бардак, кемдер җиңел генә ала, ә без интегәбез. чара күрегез, югыйсә мин өскәрәк язарга мәҗбүр булам.

Җавап: РФ сәламәтлек саклау министрының приказы нигезендә бала туганнан соң пособие ата-аналарның берсенә эш урынынна бирелә. Сезнең ирегез эшкә урнашкан, шулай булгач бала туу уңаеннан пособиене ул алырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International