Татарстанда 183 чыршы шәһәрчеге оештырылган

2015 елның 4 гыйнвары, якшәмбе
Бу көнгә Татарстанда 183 чыршы шәһәрчеге корылган, шул исәптән 72се үзәк шәһәрчекләр (Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә һәм Нурлат шәһәрләрендә).

Аларда һәр көнне 482 полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен тәэмин итә.

Моннан тыш, гражданнарның иминлеген хосусый сакчылык оешмалары, халык дружиналары әгъзалары, эчке эшләр министрлыгының хәрби хезмәткәрләре, шулай ук “Форпост” яшьләр төзелмәләренең республика үзәге әгъзалары тәэмин итә.

Үзәк чыршыларда җәмәгать тәртибен саклау тәүлек буена, калганнарында 15 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International