Шимбә Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта

2015 елның 2 гыйнвары, җомга
3 гыйнварга каршы төндә Татарстанда 4-9 градус салкын, аязганда, аеруча көнчыгыш районнарда 10-15 градус салкын булуы көтелә.

Көндез Татарстанда 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын. Иртәгә Казанда көндез 0-2 градус салкын булачак.

Юлларда - бозлавык һәм кар "ботка"сы. 3 һәм 4 гыйнварда иртән һәм көндез көньяктан 17-22 м/с тизлектә (Казанда 19 м/с тизлектә) җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International