“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! Безнең өй янында, 1нче мәктәп кырыенда ук бик күптән инде фонарь янмый. Горэлектросеть берничә тапкыр гаризаны кабул итеп алды, әмма һаман да берни эшләнгәне юк. Шушы мәсьәләне хәл кылуыгызны үтенәм. Ихтирам белән Шәйхетдинов Флүр Сәгадәтович. Әлмәт, Таһиров урамы, 50нче йорт.

Җавап: МУП “Светосервис” 1нче мәктәп районында хәзер утның нормаль яна башлавы турында хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International