“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн! Без, Урсалы микрорайонының Колхоз урамында яшәүчеләр безнең урам (63нче йорттан башлап) кайчан яктыртылыр да кайчан нормаль юл түшәмәсе булыр микән дип кызыксынабыз. Кич белән урамда йөрергә куркыныч. Ә язын-көзен үтеп йөргесез пычрак була.

Җавап:  “Светосервис” идарәсе урамнарны үзәкләштерелгән яктырту системасы булмавын хәбәр итә. Урсалы микрорайонында урамнарны яктырту челтәрен 2017 елның декабренә төзеп бетерү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International